Фәнәвил Галиев истәлегенә
Бу көннәрдә театр артисты, режиссер, драматург, 1994 елдан Татарстан Республикасының театр әһелләре һәм 2000 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның халык артисты Фәнәвил Галиевкә 60 яшь тулган булыр иде. Ләкин ул инде безнең арабызда юк, ә аның башкарган эшләре онытылмый, еллар узган саен хәтердә яңара гына бара.